Г. Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан, Габдулла Тукай әдәби музее Татарстан Республикасының Милли музее белән берлектә “Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы” дип исемләнгән күчмә күргәзмә оештырды. Ул шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышлана, аның тирәлеге турында бай мәгълүмат бирә. Күргәзмәне республикабызның төрле районнарында күрсәтү планлаштырыла. Шул уңайдан, күчмә күргәзмә март аенда Кайбыч районында тәкъдим ителде.
Апрель аенда күргәзмә Чирмешән районында эшләячәк. Тамашачылар “Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы” күргәзмәсе белән Чирмешән районы мәдәният йортында таныша алачак.


