17 сентябрь Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукай иҗаты белән кызыксынучылар җыелды. Шагыйрь яшәгән яки вакытлыча булган урыннар билгелеме? Тукайчылар хезмәтләрендә, шагыйрь замандашларының истәлекләрендә бу фактлар төрлечә бирелә. Әйтик, Габдулла Тукай яшәгән 40 номерлы бүлмә «Болгар» кунакханәсе бинасының икенчеме, яисә өченче катында булганмы? Шундый төгәл булмаган мәгълуматларга ничек ачыклык кертергә, түгәрәк өстәл артында шул мәсьәләләр турында фикер алышу булды. Тукай яшәгән чор ерагая барган саен бу сорауларга җавап бирү дә авырлаша бара кебек.