15 апрель көнне 12.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Халык әдәбияты» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Габдулла Тукайны искә алу көненә һәм аның «Халык әдәбияты» лекциясен укуына 115 ел тулуга багышлана.

15 апрель көнне Татарстан Республикасында танылган татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне үткәрелә. Бу көнне шагыйрьнең Казандагы Яңа Татар бистәсендәге зиратында аның каберенә чәчәкләр салу оештырыла. Ел саен бирегә аның талантын хөрмәт итүчеләр, республиканың иҗат берлекләре әгъзалары, төрле иҗтимагый һәм хөкүмәт оешмалары вәкилләре килә.

Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда «Халык әдәбияты» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан экспонатлар: рәсем сәнгате әсәрләре, документлар, китаплар һәм башкалар тәкъдим ителә.

Моннан 115 ел элек 15 апрельдә «Шәрыкъ» клубында Габдулла Тукай татар фольклорына багышланган «Халык әдәбияты» дигән лекциясен укый. Лекция шул елларда ук киң танылу ала. Г.Тукай лекциясен мәшһүр «Туган тел» шигыре белән тәмамлый.

Күргәзмәне ачуда күренекле сәнгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, фольклорчы галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, студентлар катнаша.