2025 елның 13-14 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек фикер иясе, галим-энциклопедист, педагог һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган “Каюм Насыйри – галим, педагог, мәгърифәтче” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Конференция эшендә Габдулла Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәрләре Тябина Л.И. һәм Медведева Л.А. катнаша. Алар фәнни мәкалә белән чыгыш ясыйлар.