Габдулла Тукай әдәби музее Халыкара Туган тел көнендә төрле яшьтәге тамашачыларга туган тел турында чаралар тәкъдим итте.

Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре хакындагы лекцияләрне тыңларга Казан шәһәренең “Адымнар” мәктәбе, 185 лицей, 13 мәктәп укучылары һәм фармакология колледжы студентлары килде. Алар белән түбәндәге сорауларга җаваплар таптык: Г. Тукай шигырьнең нинди сүзләрен кабат үзгәрткән? Әсәр шагыйрь исән вакытта ук ничә тапкыр һәм кайсы шәһәрләрдә басылган? Тукай кайсы шәһәргә килгәч, аны «Туган тел» шигырен укып каршы алганнар? Шулай ук лекция барышында укучылар “Туган тел” шигыренә иллюстрацияләр ясадылар.

Бәйрәм уңаеннан музейда эшмәкәр, шагыйрь Равилә Шәйдуллина белән очрашу узды. Бирегә музей каршында күптән түгел генә эшли башлаган өлкәннәр клубы вәкилләре җыелды. Чара  җыр-моңга күмелеп барды.

Музей хезмәткәрләре нәни дусларын балалар бакчасына барып та шатландырды, 7 нче балалар бакчасында Шүрәле белән бәйрәм узды. Балалар әкият тыңлады, уйнады, сорауларга җавап эзләде.