20 ноябрьдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» циклыннан «Хезмәттә яуланган хөрмәт» дип аталган түгәрәк өстәл оештырылды. Чара әдәбият галимнәре һәм текстологлар Хәй Хисмәтуллиның 130 һәм Рашат Гайнановның 100 еллыгына багышланды.

Хәй Хисмәтуллин (1895-1977) Г.Тукайның 1943-1948 елларда дөнья күргән ике томлык академик басмасын, 1955-1956 елларда басылган дүрт томлыгын басмага хәзерләгән галим. Рашат Гайнанов (1925-1990) Тукай әсәрләренең 1975-1977 елларда басылып чыккан дүрттомлыгын чыгарганнан соң, шагыйрь иҗатын бөртекләп туплавын дәвам итә. Тукайның моңарчы беркемнең дә күзенә чалынмаган тагын 125 әсәрен текстологик яктан эшкәртеп, 1985-86 елларда биштомлык итеп чыгаруда катнаша.

Түгәрәк өстәлдә күренекле әдәбият галимнәре Ф. Галимуллин, Х. Миңнегулов, Ә. Закирҗанов, М. Ибраһимов һ.б.лар чыгыш ясады. Алар Х.Хисмәтуллин һәм Р.Гайнановның Г. Тукайның иҗатын өйрәнүдәге фәнни эшчәнлегенә югары бәя бирде. Чарада галим-текстологларның туганнары, нәсел дәвамчылары да катнашты. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, әдәби музейга мондый чара оештырганы өчен рәхмәт белдерде