2024 елның 17 апрель көнне Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан ХIII Республикакүләм «Тукай укулары» үткәрелде. Төп максат яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау иде.

Конференциядә Татарстанның төрле районнарыннан укучылар һәм укытучылар катнашты. Укучылар 5 номинациядә эшләрен тәкъдим итте: “Габдулла Тукай – әдәби тәнкыйтьче”, “Г.Тукай иҗатында әдәби геройлар”, “Безнең якташыбыз – милләтебез горурлыгы”, “Казанда яшәгән күренекле шәхесләр”, “Минем гаиләм – минем байлыгым” (“Гаилә” темасына укучылар иҗат иткән хикәяләр). Укытучылар: “Мәгариф” журналы – беренче саннарыннан ук мөгаллимнәрнең аерылмас дусты”, “Укыту-тәрбия процессында туган якның атаклы шәхесләрен өйрәнү”, “Татар теле һәм әдәбият укытучысының иҗади остаханәсе” (мастер-класслар) номинацияләрендә үзләренең хезмәтләрен яклады.

Хезмәтләрне бәяләүдә, башка жюри членнары белән бергә, Казандагы Г. Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Нәгыймуллина Резеда Вәгыйз кызы да катнашты. “Г.Тукай иҗатында әдәби геройлар” – секциянең темасы иде. Укучылар, үзләренең эшләре белән бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын раслады.