Габдулла Тукай әдәби музее сезне 15 апрельдә 15.00 сәгатьтә чираттагы концерт-лекциягә чакыра. Лектор – Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның С. Юлаев, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев.

Лекциядә Г. Тукай мирасының үзенчәлекле бер өлеше – ул да булса шагыйрьнең әсәрләрен замандашлары – җырчылар, артистлар тарафыннан граммофон тәлинкәләренә яздырып калдырган язмалар турында сүз бара.  Бу язмалар Г. Тукайның иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеген бирәләр. Лекция барышында граммофон язмаларын тыңлау, аларны анализлау каралган. Лектор-җырчы башкаруында Г. Тукай шигырьләренә  граммофон язмаларыннан реконструкцияләнгән берничә җыр да яңгыраячак.