10 февраль 2023 ел – 26 апрель 2023 ел

 

Татарстан Республикасының Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2023 елның 10 мартыннан 2023 елның 31 мартына кадәр https://lomonosov-msu.ru/rus/event/7961/ ссылкасы буенча кабул ителә.

Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә Г.Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк.

Положение конкурса

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Г. Тукай әдәби музее сайтында бирелә: http://g-tukay.tatmuseum.ru/. Консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга була: 420022,  Татарстан Республикасы,  Казан шәһ., Г. Тукай ур., 74, Г. Тукай әдәби музее;   тел. +7 (843) 590 86 67; электрон почта tukay1986@bk.ru

 

 

Национальный музей Республики Татарстан и Литературный музей Габдуллы Тукая приглашают школьников принять участие во Всероссийском литературном конкурсе «В реликвиях душа Тукая» («Ядкярләрдә Тукай рухы»).

Конкурс направлен на изучение и развитие различных жанров литературы школьниками, популяризацию творческого и музейного наследия выдающегося татарского поэта Габдуллы Тукая в Республике Татарстан, воспитание читательской и досуговой культуры у детей.

В конкурсе могут принять участие учащиеся 1-11 классов общеобразовательных организаций, подавшие заявку и представившие новые произведения (стихотворение, поэму или рассказ) о мемориальных предметах Габдуллы Тукая из экспозиции литературного музея поэта г. Казани.  Заявки на участие принимаются с 10 февраля 2023 года по 31 марта 2023 года по ссылке https://lomonosov-msu.ru/rus/event/7961/.

Конкурс проводится в номинациях «Проза» и «Поэзия» на татарском и русском языках.  Бесценные экспонаты Г. Тукая могут быть представлены как герои произведения или объект литературного исследования. При оценке конкурсных работ учитывается соответствие теме, использование достоверных сведений о мемориальных вещах Габдуллы Тукая, оригинальность раскрытия темы, своеобразие художественного замысла, самостоятельность выполнения работы.

Чествование победителей конкурса пройдет 26 апреля 2023 года в Литературном музее Габдуллы Тукая. Сертификаты участникам будут высланы на электронную почту.

С подробной информацией о конкурсе «В реликвиях душа Тукая» можно ознакомиться на официальном сайте Литературного музея Г. Тукая: http://g-tukay.tatmuseum.ru/. Консультацию можно получить по адресу: 420022, г. Казань, ул. Тукая,74, Литературный музей Г. Тукая тел.+7(843)-590-86-67, по электронной почте  tukay1986@bk.ru.