2019 елның 15 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда «Кулыма китап алам» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабы басылуга 105 ел тулуга багышлана.

Җыентыкның тарихы 1912 елның көзендә башлана. Аны шагыйрь үзе төзи, Клячкин хастаханәсендә ятканда да эшен дәвам итә.

Габдулла Тукай «Уянгач беренче эшем» исемле соңгы мәкаләсендә әлеге китап турында түбәндәгеләрне яза: «1913 ел, менә мин уяндым. (…) Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем. Валлаһел муаффикъ».

Җыентык тел һәм әдәбият галиме, тәнкыйтьче Җамал Вәлидинең (1887-1932) кереш сүзе белән башлана һәм «Җитди шигырьләр», «Көлке һәм һәҗүв кыйсеме», «Балалар кыйсеме» исемле өч өлештән тора. Китапка шагыйрьнең 3 фотосы – 1908, 1911 елларда һәм Клячкин хастаханәсендә төшерелгән соңгы фотосурәте кертелгән. Шулай ук беренче татар фотографларыннан Кывам-карый Зөлфокаров (1870-1921) ясаган Тукай белән бәйле урыннарның фотолары да бирелгән.

«Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» – татар китап графикасының беренче үрнәкләреннән берсе. Җыентыкта «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык хикәясе»,  «Су анасы» әкиятләренә, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына, «Мияубикә», «Гали белән кәҗә», «Кызыклы шәкерт» һ.б. шигырьләренә 33 иллюстрация бар.

Китап рус матбугатында да бәя ала. «Инородческое обозрение» (1914) җыентыгында Г.Тукай иҗаты һәм тормышы турында зур күләмле мәкалә басыла.

Күргәзмәдә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабы, К. Зөлфокаров һәм Җ. Вәлиди турында материаллар урын ала. Тамашачылар әлеге җыентыкка кергән иллюстрацияләрне дә күрә ала.

Күргәзмә ачылышында галимнәр, иҗат әһелләре, студентлар һәм татар теле укытучыларының Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе һәм Г. Тукай әдәби музее каршында эшләп килүче “Туган тел” клубы вәкилләре катнашты.

«Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабы турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Гүзәл Мингазова, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре тукайчы-галим, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре кандидатлары Диләрә Абдуллина һәм Фәния Фәйзуллина, ТР Милли музее фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина сөйләде. Кичәдә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабына кереш сүз язган, тел һәм әдәбият галиме Җамал Вәлиди нәселе вәкиле, композитор һәм җырчы Сәйдә Вәлиди чыгыш ясады. Татарстан Республикасының халык артисты,  Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илдус Әхмәтҗанов шагыйрьнең “Уянгач беренче эшем” мәкаләсен  һәм Т. Миннуллинның «Без китәбез, сез каласыз»  пьесасыннан Тукай монологын укыды.

Күргәзмә 2020 елның 25 февраленә кадәр эшлиячәк.

 

Габдулла Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67