«Кулыма китап алам…» күргәзмәсе «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» җыентыгы басылуга 105 ел тулуга багышлана һәм Г. Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында 2019 елның 15 ноябреннән 2020 елның 25 февраленә кадәр эшлиячәк.

2019 елда татар халык шагыйре Г. Тукайның (1886-1913) иҗат итә башлавына 115 ел тула. Күргәзмә шагыйрь үзе әзерләгән, ләкин үзе күрмәгән соңгы китабына багышлана.

1913 елда, Г. Тукай  үлгән елны, аның алты китабы, тагын бер елдан ун китабы дөнья күрә. 1914 елда «Мәгариф» нәшриятендә күптән көтелгән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» басыла. Шагыйрьнең исән чакта нәшер ителгән китаплары 20-70 битле булса, әлеге җыентык 463 биттән тора. 1918 елда ул аз гына үзгәртүләр белән кабат басыла.

Җыентыкның тарихы 1912 елның көзендә башлана. Аны шагыйрь үзе төзи, Клячкин хастаханәсендә ятканда да эшен дәвам итә.

14 мартта Тукай соңгы мәкаләсен – «Уянгач беренче эшем»не яза. «1913 ел, менә мин уяндым. (…) Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем. Валлаһел муаффикъ».

Җыентык тел һәм әдәбият галиме, тәнкыйтьче Җамал Вәлидинең (1887-1932) кереш сүзе белән башлана һәм «Җитди шигырьләр», «Көлке һәм һәҗүв кыйсеме», «Балалар кыйсеме» исемле өч өлештән тора. Китапка шагыйрьнең 3 фотосы – 1908, 1911 елларда һәм Клячкин хастаханәсендә төшерелгән соңгы фотосурәте кертелгән. Шулай ук беренче татар фотографларыннан Кывам-карый Зөлфокаров (1870-1921) ясаган Тукай белән бәйле урыннарның фотолары да бирелгән.

«Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» – татар китап графикасының беренче үрнәкләреннән берсе. Җыентыкта «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык хикәясе»,  «Су анасы» әкиятләренә, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына, «Мияубикә», «Гали белән кәҗә», «Кызыклы шәкерт» һ.б. шигырьләренә 33 иллюстрация бар.

Китап рус матбугатында да бәя ала. «Инородческое обозрение» (1914) җыентыгында Г.Тукай иҗаты һәм тормышы турында зур күләмле мәкалә басыла.

Күргәзмәдә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабы, К. Зөлфокаров һәм Җ. Вәлиди турында материаллар урын ала. Тамашачылар әлеге җыентыкка кергән иллюстрацияләрне дә күрә ала.