Хөрмәтле дуслар!

Г. Тукай әдәби музее “Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре”  дип исемләнгән лекциягә чакыра.

Эчтәлеге: “Туган тел” шигыренең язылу тарихы, автор тарафыннан кертелгән үзгәрешләр, халык тормышында кулланылышы, Г. Тукай үзе исән вакыттагы басмаларындагы үзенчәлекләре…

Уздырылу вакыты: 16 сентябрь, 14.00

Уздырылу урыны: Г. Тукай әдәби музее (Казан, Г. Тукай ур., 74)

Лекция татар телендә уздырыла.

Бәясе: 100 сум.

Катнашу өчен +7 843 590 86 67 номерына шалтыратып яисә WhatsApp буенча +7 927 440 64 62 номерына язып теркәлергә мөмкин.

Лекцияне Г. Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова укый.

Үзегез белән маскалар алып килергә онытмагыз.