26 апрель, Туган тел көненә, Габдулла Тукай әдәби музее шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлардан «Милли моңнар» конкурс-концертын әзерли🎻.
Концертта һәркем катнаша ала🎤.
Катнашу өчен:
- Г.Тукай сүзләренә язылган җырны сайларга;
- җырның видеосын яздырырга;
- 6 апрельгә кадәр https://forms.yandex.ru/u/6992d52ff47e73d66e163548/ сылтамасы буенча видеоны җибәрергә. 📝
7-11 апрель — сайлап алу буенча комиссия эшчәнлеге.
✅12 апрель җиңүчеләр исемлеге әзер булачак 🎹
26 апрель — концерт. 🎤0+
Конкурс Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Сораулар буенча телефон: 5908667



