26 апрельдә Г. Тукай әдәби музеенда “Милли моңнар” дип аталган концерт оештырылды. Чарада Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бу концертны оештырыр алдыннан интернет, телефон һәм вакытлы матбугат чаралары аша халыкка мөрәҗәгать иттек: Тукай сүзләренә язылган җырларны видеога төшереп, музей адресына җибәрүләрен үтендек. Барлыгы кырыктан артык җыр кабул ителде. “Милли моңнар” концертына алар арасыннан иң яхшы чыгышлар сайлап алынды. Төрле яшьтәге катнашучылар арасында мәктәп укучылары, укытучылар, халык коллективлары бар иде. Башкаручылар төрле төбәкләрдән: Татарстан Республикасы районнары, Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов шәһәрләре, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре, Чувашстан һәм Башкортстан Республикаларыннан килгән иде.