15 апрельдә 12.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлардан торган “Милли моңнар” концерты узды. ТР Милли музее, Г. Тукай әдәби музее һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әзерләгән әлеге чарада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Рөстәм Маликов, халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов, Рөстәм Егоров һ.б. катнашты. Баянда Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин уйнады.  Концертта нәфис сүз остасы Зифа Гәрәева башкаруында Г. Тукайның шигырьләре дә яңгырады.