24 сентябрь  Г.Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Авыр тормыш юлы үткән, репрессиягә дучар ителеп соңгы көннәрен картлар йортында үткәргән олуг шагыйрь һәм әдип турында фикер алышу булды.