21 ноябрьдә Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь, талантлы җырчы Рөстәм Егоровның концерты узды. Ул Ижевск шәһәре егете, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем ала. Рөстәм төрле концертларда катнашып, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты булган, халыкара конкурсларда җиңү яулаган.
Р. Егоровның репертуарын татар халык җырлары, классик әсәрләр, ретро җырлар тәшкил итә. Шулай ук Тукай сүзенә язылган җырларны да зур осталык белән башкара.
Концертта Рөстәм Егоров «Дим-дим», «Сарман» кебек татар халык җырларын башкарды. Күренекле композиторлар С. Садыйкова, С. Сәйдәшев, Р. Яхин, М. Мозаффаров көйләренә язылган әсәрләр яңгырады. Фортепиано партиясен талантлы музыкант Рушания Җиһангирова алып барды.


