Г. Тукай әдәби музеенда могҗизалы Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә.2019 ел театр елы дип игълан ителү уңаеннан, Яңа ел тамашасы татар театры тарихы белән бәйле. Г. Тукай әдәби музеенда театр тарихы киң яктыртыла, Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. белән бәйле ядкярләр тәкъдим ителә.

Бүген 7 нче гимназия укучылары Шүрәле белән бергә Кыш бабай, Кар кызы турында шигырьләр сөйләделәр, кызыклы уеннар уйнадылар.