Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар өчен «Әлифба» бәйрәме уздыру күркәм бер традициягә әйләнде. Бу бәйрәм беренче сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Мәктәптә балаларның беренче дәреслеге «Әлифба» китабын тәмамлауга багышлана.
Балалар музей бәйрәмендә Г. Тукайның китаплары белән танышалар, шагыйрьнең әкият герое Шүрәле белән төрле уеннар уйныйлар, рәсем ясыйлар, кызыклы биремнәргә җавап эзлиләр. Шулай ук үзләренең осталыкларын да күрсәтәләр – шигырьләр һәм җырлар башкаралар.
«Әлифба» бәйрәме балалар өчен татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.