Г. Тукай әдәби музее Илһам Шакиров вафатына бәйле кайгы уртаклашып, халкыбыз өчен кайгылы көннәрдә музейда Илһам абый тавышын – аның җырларын яңгыратты.

Гомумән, татарның бөек җырчысы Илһам Шакиров рухы Г.Тукай әдәби музеенда яши. Татарстан Республикабызның иң олы бүләге – Г.Тукай премиясе лауреатлары залында җырчының фотографиясе һәм афишалары каршы ала, электрон җайланмаларда аның хакында мәгълүматлар бирелә.

Музейда Илһам Шакиров моңнары