4 мартта Габдулла Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының яңа сезоны башланды. Бу проект музейда 2013 елдан бирле эшләп килә. Айга бер тапкыр безнең күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм спортчылар музейда экскурсия уздыра.
Бүген «Йолдызлы экскурсия»не бөек шагыйрьнең нәсел дәвамчылары башлап җибәрде. Габдулла Тукайның туганы, Казанның Мәскәү районы 64 нче урта белем бирү мәктәбе директоры Айнур Җәүдәт улы Нуриев музей буенча экскурсия уздырды. Ул үзенең Тукай белән бәйле туганлык җепләре турында мәгълүмат бирде, әтисенең истәлекләре белән таныштырды, тормышында шагыйрьнең нинди урын алып торуы белән уртаклашты, музей экспозициясендәге басмалар һәм замандашлары турында сөйләде.


