Габдулла Тукай әдәби музеенда күңелле «Карга боткасы» бәйрәме узды. Анда Казан шәһәренең 9 нчы мәктәп укучылары катнашты.

«Карга боткасы» татар халкының бик борынгыдан килгән, ел саен уздырыла торган халык бәйрәме. Элекке заманда кешеләр язны кара каргалар канат очларында алып килә дип уйлаганнар. Кар эреп беренче гөрләвекләр ага башлагач, каргалар кайту хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме үткәрелгән.

Бәйрәмдә балалар музей буенча квестта сорауларга җавап бирделәр, Нәүрүзбикә һәм Шүрәле белән төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында тәмле ботка белән сыйландылар.