Бүген Габдулла Тукай әдәби музее ачылуга 35 ел тулды. 1986 елның 11 июнь көнендә Иске татар бистәсенең күрке булган Шамил йорты, реставрация дән соң, музей буларак ачылды.
Музейда мирасханәне оештыруга, анда хезмәт итүгә күп көч куйган шәхесләр җыелды. Музейның эшчәнлеге кабат искә төшерелде, алга таба тамашачыларны җәлеп итү, фәнни яктан үсеш моментлары турында фикер йөртелде, Шамил йорты турында эчтәлекле экскурсия уздырылды. Бүләкләүләр, кичәнең «тәмле» өлеше дә булды. Бәйрәмнең кайбер мизгелләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.