12 ноябрьдә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда Г. Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз бәйгесенең район этабында җиңүче балалар өчен экскурсия оештырылды. Бу бәйге татар шагыйренең 140 еллыгы уңае белән уза. Анда Татарстанның барлык районнарыннан, Пенза, Түбән Новгород, Свердловск, Тверь, Ульян өлкәләреннән, Пермь крае һәм Удмуртия республикасыннан килгән балалар катнаша.