26 мартта Габдулла Тукай әдәби музеенда “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дип аталган интеллектуаль уен оештырылды. Уенда ун команда көч сынашты. Мәктәп, Муллин йорты, шәһәр экскурсоводлары, музей хезмәткәрләре командалары катнашты. Сораулар Казан шәһәре һәм Иске Татар бистәсе тарихы, Г. Тукай һәм татар язучылары тормышына багышланган иде. Уенны “Иске шәһәр” территориясе префекты Айрат Шамил улы Фаизов алып барды.
Музей хезмәткәрләреннән торган команда сорауларга дөрес җаваплар биреп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм беренче урынга лаек булды.


