Ачык лекция

НовостиАчык лекция
Поделиться

Опубликовано: 16 апреля 2026

«Тукай укулары-2026*»* Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова «Габдулла Тукай мирасы: ачышлар, эзләнүләр, музейлаштыру» темасына ачык лекция үткәрде. Лектор татар шагыйренең үзе исән чагында чыккан басмалары, аларда бастырылган беренче рәсемнәр һәм фотолар, газета-журнал битләрендә урын алган рекламалар турында кызыклы һәм эчтәлекле чыгыш ясады.