14 августта Габдулла Тукай әдәби музееның матур бакчасында чираттагы чара оештырылды. «Бакчада матур очрашулар» циклы кысаларында оештырылган бу чарада Яр Чаллы шәһәренең «Ак калфаклы рәссамнар» (җитәкчесе рәссам-график, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Латыйпова-Иванова Рауза Гапдракимовна) иҗади төркеме әгъзалары катнашты.
Чара рәссамнарның ачык һавада рәсем ясавы белән башланып китте. Алар музей бинасын, табигать күренешләрен һәм тирә-яктагы тарихи биналарны рәсемгә төшерергә ашыктылар. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Казан шәһәре “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәхимә Арсланова, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев сәламләде. Чарада осталык дәресләре матур җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.