2 июньдә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар әдәбияты классигы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның алты томлы академик басмасын тәкъдим итү оештырылды.
Әдипнең “Әсәрләр”е аның 140-еллык юбилее уңаеннан дөнья күрде. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Д. Заһидуллина, Ә. Закирҗанов, О. Хисамов һ.б.лар, Татарстан китап нәшрияты һәм музей хезмәткәрләре, киң җәмәгатьчелек катнашты.