Г. Тукай әсәрләре граммофон язмаларында

НовостиГ. Тукай әсәрләре граммофон язмаларында
Поделиться

Опубликовано: 17 апреля 2026

15 апрельдә 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай әсәрләре граммофон язмаларында» дип исемләнгән концерт-лекция булды. Лектор – Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның С. Юлаев, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев.

Лекциядә Г. Тукай мирасының үзенчәлекле бер өлеше – ул да булса шагыйрьнең әсәрләрен замандашлары – җырчылар, артистлар тарафыннан граммофон тәлинкәләренә яздырып калдырган язмалар турында сүз барды.  Бу язмалар Г. Тукайның иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеген бирәләр. Лекция барышында тамашачылар граммофон язмаларын тыңладылар, аларны анализладылар. Лектор-җырчы башкаруында Г. Тукай шигырьләренә граммофон язмаларыннан реконструкцияләнгән берничә җыр да яңгырады.

Фотолар «Татар-информ» сайтыннан алынды.