Г. Тукайның туган көне

НовостиГ. Тукайның туган көне
Поделиться

Опубликовано: 29 апреля 2026

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, аның тууына 140 ел тулу уңае белән музейда “Бәйрәм бүген” концерты узды. Анда “Милли моңнар” конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясады. Алар Г. Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар.  

Чарада балалар арасында Тукайның мемориаль предметларына багышланган “Ядкярләрдә Тукай рухы-2026” IV Бөтенроссия әдәби конкурсының җиңүчеләре дә катнашты, аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.