Габдулла Тукай әдәби музее юбилеен билгеләп үтте

НовостиГабдулла Тукай әдәби музее юбилеен билгеләп үтте
Поделиться

Опубликовано: 12 июня 2026

10 июньдә Габдулла Тукай әдәби музее үзенең 40-еллык юбилеен билгеләп үтте. Әдәби музей Тукайның 100 еллык юбилее уңаеннан, 1986 елда Казанда оештырыла һәм ачыла.

Юбилей көненә багышланган чаралар иртән музейның бакчасында башланып китте. Тамашачылар өчен “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән зур бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Анда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артистлары, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, «Риваять» татар этно-төркеме, 2 нче балалар сәнгать мәктәбе, «Салаватиклар» вокал төркеме, «Шаян ТВ» каналы коллективы чыгыш ясады. Бәйрәмне Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһанша алып барды.

Тамашачылар өчен Тукай музееның тарихын чагылдырган фотосурәтләрдән торган күргәзмә оештырылды. Алар аша һәркем музейның үткән тарихи сәхифәләрен күз алдыннан уздырды.