26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шагыйрьнең әдәби музеенда аның Татарстан Республикасы Милли музее фондларында саклана торган төп нөсхә фотолары күрсәтелде.
Габдулла Тукайның иң беренче фотосы Җаек шәһәрендә мәдрәсә шәкертләре белән берлектә төшерелгән. Ә матбугатта чыккан беренче сурәте 1908 елда Казанда Семен Иванов фотостудиясендә ясалган. Тагын бер күмәк фотода Тукай «Әл-Ислах» газетасы редакциясе әгъзалары белән бергә төшкән.
1912 елда Казанда шагыйрьнең тагын бер портреты ясала. Ул фотосурәтнең авторы фотограф Иосиф Якобсон.
Фото “Татар-информ” сайтыннан алынды.