Бүген, 15 апрель көнне, Татарстан Республикасында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне узды. Татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Г. Тукайның каберен зиярәт кылды, чәчәкләр салды. Шагыйрьнең рухына багышлап Коръән укылды. Чарада Г. Тукайның талантын хөрмәт итүчеләр, республиканың иҗат берлекләре әгъзалары, төрле иҗтимагый һәм хөкүмәт оешмалары вәкилләре катнашты.
Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган «Безнең Тукай» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана торган, Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырган рәсем сәнгате әсәрләре – Б. Урманче, Ф. Әминов, Р. Вахитов, И. Айдаров, К. Нәфыйков һ.б.ның эшләре урын алды. Шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Н.И. Лобачевский исемендәге Казан (Идел буе) федераль университеты фәнни китапханәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларыннан документлар, китаплар, фотолар тәкъдим ителде.
Күргәзмәне ачу тантанасында республиканың күренекле язучы-шагыйрьләре, сәнгать эшлеклеләре, галимнәр катнашты. Шулай ук Казан шәһәренең Идел буе районы «Галактика*»* белем бирү үзәге – 35 лицейның мәктәпкәчә белем бирү бүлегендә тәрбияләнүче балалар башкаруында Г. Тукай сүзләренә халык көйләре һәм шигырьләр яңгырады.