“Җиһаннар балкышы” күргәзмәсе ачылды

Новости“Җиһаннар балкышы” күргәзмәсе ачылды
Поделиться

Опубликовано: 28 июля 2026

23 июльдә  Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Шамил Нигъмәтуллинның (Шамил Нигъмәт) “Җиһаннар балкышы” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә рәссамның тууына 75 ел тулуга багышлана.

Шамил Нигъмәтнең рәсем сәнгате нигезендә табигатьне тирәнрәк аңларга омтылу ята. Ул эшләрендә төрле һөнәр ияләрен, аңа якын кешеләр портретларын, Татарстан пейзажларын гәүдәләндерә. Нәкыш иҗатында татар халык сәнгатенең телен, аның полихромиясен, бизәкләрен үз итүе ачыла. Пейзажлары композициянең ачыклыгы, күп планлылыгы, төсләр палитрасының байлыгы белән аерылып тора.

Күргәзмәне ачу тантанасында ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш, Татарстанның  халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, авторның якташлары һәм туганнары катнашты. Татарстанның халык артистлары  Миңгол Галиев, Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, баянчы  Рафинат Сәләхов бу чараны матур чыгышлары белән бизәде.