«Тукай укулары-2026*»* Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференциясе кысаларында Габдулла Тукай әдәби музеенда "Татар шигърияте антологиясе" китабының беренче томын тәкъдим итү оештырылды. Басма Татарстан Язучылар берлеге һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән. Проектның җитәкчесе – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, антологияне төзүче – филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина. Беренче томга гомумтөрки телдә язылган "Орхон-Енисей язмалары”ннан (VII – XI гасырлар) алып ХХ йөз башына кадәр иҗат иткән йөздән артык әдибебез мирасыннан шигъри ядкәрләр туплап бирелгән.
Чарада әдәбият галимнәре, филолгия фәннәре докторлары Хатыйп Миңнуллин, Фоат Галимуллин, Дания Заһидуллина, халык шагыйре Газинур Морат татар шигърияте антологиясен югары бәяләп, басма белән таныштырдылар һәм чыгыш ясадылар.