«Тукай укулары-2026»

Новости«Тукай укулары-2026»
Поделиться

Опубликовано: 15 апреля 2026

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукай укулары-2026” Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференциясе узды. “Мәдәни киңлектә милли әдәби музейлар” дип исемләнгән конференция Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Фәнни конференциянең пленар утырышында Тукай мирасы һәм мәдәни киңлектә милли әдәби музейлар турында чыгышлар яңгырады. Соңыннан конференция эшен “Мөселман һәм төрки дөнья әдәбиятлары контекстында Габдулла Тукайның иҗади мирасы” һәм “Мәдәни кодны саклауда милли әдәбият музейлары” дип аталган ике мәйданчыкта  дәвам итте. Тукай укуларында төрле дәүләтләрдән, Россия төбәкләреннән тел-әдәбият галимнәре, музей вәкилләре катнашты. Алар Төркия һәм Казахстан, Кырым, Кабардин-Балкария, Дагыстан, Удмурт, Марий Эл Республикаларыннан, Әстерхан өлкәсеннән, Мәскәү шәһәреннән, Татарстанның Кайбыч, Әтнә, Арча, Лаеш, Чистай, Әлмәт, Югары Ослан һәм башка районнардан килгән иде.

Тукай укулары кысаларында “Милли әдәбият музейлары берләшмәсен оештыру” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды.Анда әдәбият музейлары җитәкчеләре катнашты. Россия музейлар берлегенең Әдәби музейлар ассоциациясе сәркатибе, В.И. Даль исемендәге Россия әдәбияты тарихы дәүләт музее гыйльми сәркатибе Ю.А. Матвеева чыгыш ясады.

Фәнни конференция ачык лекция белән тәмамланды. Тамашачылар өчен филолгия фәннәре кандидаты, Россия музейлар берлегенең Әдәби музейлар ассоциациясе сәркатибе, В.И. Даль исемендәге Россия әдәбияты тарихы дәүләт музее гыйльми сәркатибе Ю.А. Матвеева “Душа в заветной лире...”: Александр Пушкин – Габдулла Тукай” дип исемләнгән лекция укыды.