Кадерле дуслар!

Габдулла Тукай әдәби музее сезне кызыклы экскурсияләргә чакыра. Экскурсияләр һәр атнада түбәндәге көннәрдә уздырыла:

  • пәнҗешәмбе, 19.00 сәгатьтә (рус телендә);
  • шимбә, 15.00 сәгатьтә (татар телендә);
  • якшәмбе, 15.00 сәгатьтә (рус телендә).

Экскурсия вакытында экскурсовод Сезне Г. Тукай әдәби музееның даими экспозициясе белән таныштыра, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, мемориаль ядкярләре турында бай мәгълүмат бирә.

Экскурсиянең бәясе:

Тулы билет – 400 сум;

Ташламалы билет – 300 сум;

Балалар һәм студентлар – 250 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 590-86-67