Музейда “Тукай йолдызлыгы”на багышланган аерым зал бар. Экспозициянең түрендә залның күрке — “тылсымлы көзге” тора. Габдулла Тукайның кырык бер замандашы музыкаль бизәлеш астында бер-бер артлы әлеге көзгедә чагылып китә: Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Камил Мотыйгый, Сәгыйть Рәмиев, Гафур Коләхметов, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сәгыйть Сүнчәләй… Ә электрон җайланмада милләтебезнең асыл затлары турында тулы мәгълумат тупланган. Аларның һәркайсы татар халкының тормышына, милләт язмышына, Тукайның шәхес һәм шагыйрь булып формалашуына, дөньяга карашына йогынты ясаган.
Ләкин һәркемнең дә музейга килеп экспозиция белән танышырга мөмкинчелеге юк, шунлыктан, “Тукай йолдызлыгы” темасын да онлайн видеопроект рәвешендә тәкъдим итәргә булдык. Дәресләренең һәрберсе аерым бер шәхескә багышлана. Видеоязмада Тукай даирәсеннән булган замандашның фотосы, аның белән бәйле экспонатлар, документлар, истәлекләр тәкъдим ителә.