19 март – 15 апрель

Кадерле дуслар!

Г. Тукай әдәби музее коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, 19 марттан 15 апрельгә кадәр тамашачылар кабул итми. Бу вакыт аралагында шагыйрьнең әдәби музее онлайн таныштырып бару режимында эшли башлый. Сезнең өчен Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы язмалар, истәлекләр, аның музейда саклана торган мемориаль ядкярләре турында мәгълүматлар тәкъдим ителә. Шулай ук шагыйрьнең замандашлары һәм аларның шәхси предметлары, музей тарихы белән дә тулырак таныша алачаксыз.

Г. Тукай әдәби музеенда урын алган экспонатлар турында кызыклы язмаларны һәм музей яңалыкларын социаль челтәрләрдән күзәтеп бара аласыз:

  • Инстаграм: @muztukay
  • com/club84864973

Рәхим итегез!