Кадерле дуслар!

Г. Тукай әдәби музее коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, 19 марттан 15 апрельгә кадәр тамашачылар кабул итми. Бу вакыт аралагында шагыйрьнең әдәби музее онлайн таныштырып бару режимында эшли.

Онлайн Тукай музее Сезнең өчен Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты һәм музей тарихы буенча кызыклы тестлар тәкъдим итә. Ул тестларны узып Сез үзегезнең татар шагыйре турындагы белемнәрегезне сыный аласыз. Сораулар ВКонтакте челтәрендә Г. Тукай әдәби музее төркеменең меню бүлегендә урнаштырылган.

Интернет челтәрләрдә Г. Тукай әдәби музеен түбәндәге адреслар буенча таба аласыз:

vk.com/club84864973

e-mail: muztukay@mail.ru

http://g-tukay.tatmuseum.ru/

Инстаграм: @muztukay

 

Уңышлар сезгә дуслар!