«Пушкин һәм Тукай: «Алтын әтәч» күргәзмәсе Александр Пушкинның тууына 225 ел һәм Габдулла Тукайның «Алтын әтәч» әкиятен язуына 116 ел тулуга багышлана.
Г. Тукайның «Алтын әтәч» китабы беренче тапкыр 1908 елда Казанда И.Н. Харитонов лито-типографиясендә 5000 данә тираж белән дөнья күрә. Басма укучылар арасында киң таралыш ала һәм 1909 елның февралендә 6000 данә тираж белән кабат басыла.
«Алтын әтәч» – татар әдәбияты тарихында беренчеләрдән булып төсле иллюстрацияләр белән дөнья күргән китап. Тышлык фонында әтәчне аерып торган алтынсу буяу белән фирәзә төсенең зәвыклы үрелеше, рәсемнең һәм текстның дәфнә яфраклары белән уратылуы басманың бизәлешен аеруча уңышлы китереп чыгарган. Китапның битләре модерн стилен хәтерләткән типографик орнаментлар белән әйләндереп алынган һәм лирик пейзажларны чагылдыра торган виньеткалар, текст тәмамлануына ишарә иткән бизәкләр кулланылган. Әкиятнең фабуласы аерым битләргә төсле литография техникасында бастырылган өч иллюстрация аша ачылган.
Китапның тышында «Пушкин хикәясеннән алынды» дигән сүзләр, ә беренче битендә Г. Тукайның «Пушкинның «Сказка о золотом петушке» нам хикәясеннән алынмыш» дигән искәрмәсе басылган.
А.С. Пушкин әсәре 1834 елда язылып, беренче тапкыр 1835 елда «Библиотека для чтения» журналында дөнья күрә. «Алтын әтәч турында әкият» – авторның соңгы әкияте.
Шунысы кызык, әкиятнең сюжетын Пушкин Америка язучысы Вашингтон Ирвингның «Гарәп йолдыз санаучысы турында легенда» дигән новелласыннан (1832) алган. Пушкин новелланың буталчык барышын гади композициягә сала, фантастик образларны рус халык авыз иҗаты геройлары белән алыштыра. Үз чиратында Тукай да Пушкин әкиятен, татар мохитендә тәрбияләнгән укучыга яраклаштырып, иҗади тәрҗемә итә.