Бүген, 6 июньдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Пушкин һәм Тукай: «Алтын әтәч» күргәзмәсе ачылды. Ул Александр Пушкинның тууына 225 ел һәм Габдулла Тукайның «Алтын әтәч» әкиятен язуына 116 ел тулуга багышлана.
Г. Тукайның «Алтын әтәч» китабы беренче тапкыр 1908 елда Казанда И.Н. Харитонов лито-типографиясендә 5000 данә тираж белән дөнья күрә. Басма укучылар арасында киң таралыш ала һәм 1909 елның февралендә 6000 данә тираж белән кабат басыла. Татар шагыйре «Алтын әтәч» поэмасын А. Пушкинның «Сказка о золотом петушке» исемле әсәреннән ирекле тәрҗемә итә. Китапның тышында «Пушкин хикәясеннән алынды» дигән сүзләр, ә беренче битендә Г. Тукайның «Пушкинның нам хикәясеннән алынмыш» дигән искәрмәсе басылган.
А.С. Пушкин әсәре 1834 елда язылып, беренче тапкыр 1835 елда «Библиотека для чтения» журналында дөнья күрә. «Алтын әтәч турында әкият» – авторның соңгы әкияте.
Шунысы кызык, әкиятнең сюжетын Пушкин Америка язучысы Вашингтон Ирвингның «Гарәп йолдыз санаучысы турында легенда» дигән новелласыннан (1832) алган. Пушкин новелланың буталчык барышын гади композициягә сала, фантастик образларны рус халык авыз иҗаты геройлары белән алыштыра. Үз чиратында Тукай да Пушкин әкиятен, татар мохитендә тәрбияләнгән укучыга яраклаштырып, иҗади тәрҗемә итә.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана торган предметлар тәкъдим ителә. Алар арасында ХХ гасыр башына караган иллюстрацияләр, китап, газета, брошюралар, сувенир билгеләре кебек кызыклы экспонатлар бар.
Күргәзмә 2024 елның 6 июненнән 5 сентябренә кадәр эшли.