Рәхмәт сиңа, җыр!
3 ноябрьдә Габдуллы Тукай әдәби музеенда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның концерты булды. “Рәхмәт сиңа, җыр!” дип исемләнгән кичә җырчының сәхнә эшчәнлегенә 40 ел тулуга багышланды. Әдәби-музыкаль кичә артистның иҗатташ дусларының чыгышлары белән үрелеп барды. Программада татар композиторларының әсәрләре, татар һәм керәшен халык җырлары яңгырады. Җырчының баянга һәм пианинога кушылып башкарылган чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Концерт кичәсендә талантлы сәнгать әһеленең үзе иҗат иткән шигырьләре һәм җырлары да башкарылды.


