24 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь, талантлы җырчы Рөстәм Егоровның концерты узды. Ул Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, халыкара конкурслар җиңүчесе.

Р. Егоровның репертуарын татар халык җырлары, классик әсәрләр, ретро җырлар тәшкил итә. Шулай ук Тукай сүзенә язылган җырларны да зур осталык белән башкара.

Җылы, матур бәйрәм кичендә Р. Егоров «Дим-дим», «Сарман», «Картуф» кебек татар халык җырларын башкарды.  Күренекле композиторлар С. Садыйкова, С. Сәйдәшев, Р. Яхин, М. Мозаффаров көйләренә язылган җырлар  яңгырады. Тукай сүзләренә язылган «Шагыйрь» җырын (Р. Яхин көе) тамашачылар аеруча җылы кабул итте. Концертта Рөстәмнең җырларын музыкаль яктан бизәүчеләр – фортепианода талантлы музыкант Раушания Җиһангирова һәм баянда Айбулат Харисов булды.

Җырлы-моңлы кичә искиткеч матур тәэсир калдырды!