Бүген, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары кунакта булды. Алар Халыкара туган тел көненә багышланган чарада катнашты. Балалар өчен Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис белән кызыклы очрашу оештырылды. Шагыйрь белән җанлы әңгәмә вакытында укучылар авторның бай иҗаты белән таныштылар, шигырьләр тыңладылар. Р. Харис балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Соңыннан укучылар Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышына багышланган музей экспозициясе буенча экскурсиядә булдылар.
Музейда күренекле шагыйрь Р. Харис белән әдәби очрашу бик җылы үтте, күңелдә матур хатирәләр калдырды.


