12 сентябрьдә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Музей йолдызлыгы” клубының Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов белән очрашуы булып үтте. “Сүнмәс яшьлек” дип аталган чара артистның 75 яшьлек юбилеена багышланды.
Яшьтән үк үзешчән сәнгать белән шөгыльләнеп үскән егет, Казан консерваториясендә музыкаль белем алганнан соң Уфада эшли, башкорт филармониясе солисты, танылган җырчы булып җитешә. Аннан соң иҗат эшчәнлеген Казан филармониясендә дәвам итә. Р. Маликовның тавышы – лирик-драматик тенор. Вакытында Илһам Шакиров та Р. Маликовның вокаль талантын югары бәяләгән.
Концертта татар халкы күңеленә узган вакытлардан сәлам булырлык борынгы җырлар, мәхәббәтне иң матур сүзләр белән аңлатучы халык җырлары яңгырады. Артистның курайда башкарган көйләрен халык йотылып тыңлады. Татарстанның халык артисты Илсаф башкаруындагы дәртле яңгырашлы җырларны тамашачы алкышларга күмде. Сүнмәс яшьлекнең тере үрнәге булып торырдай моңлы җырчы Рөстәм Маликов белән очрашу күңелләрдә онытылмаслык матур хатирә калдырды.