31 октябрьдә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 135 ел тулуга багышланган чара узды. Анда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында С. Сүнчәләйнең 1914–1937 елларда язылган хатлары яңгырады. Бу хатлар бүгенге көндә ТР Милли музее һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында саклана.
Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй әдәбиятка лирик шагыйрь булып килеп керә. Илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә аңа сәясәт белән дә шөгыльләнергә туры килә. С. Сүнчәләйнең дөньяга карашларына, фикер ныклыгына, иҗатының камиллегенә Габдулла Тукай да йогынты ясый. Тукайның киңәшләренә таянып ул Байронның “Шильон тоткыны” әсәрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра. С. Сүнчәләйнең шигырьләр, пьесалар, әкиятләр, мәкаләләр, балалар өчен музыка буенча әсбаплар язганы, рус һәм чит ил классик язучылары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүе, оста итеп скрипка һәм мандолинада уйнавы билгеле. Кызганыч, фаҗигале утызынчы елларда С. Сүнчәләй кулга алынып төрмәләрдә иза чигүләрдән соң, 1937 елда атып үтерелә.
Музей кичәсендә С. Сүнчәләйнең 1914-1937 елларда гаиләсенә, туганнарына, И. Сталинга, газета идарәләренә язылган хатлары яңгырады. Рәссам, сынчы Бакый Урманченың С. Сүнчәләй белән Соловкида булган очрашулары турындагы аудиоязма да тәкъдим ителде. Язма галим Зөфәр Рәмиев тарафыннан әзерләнгән һәм аның шәхси архивында саклана.
С. Сүнчәләйгә багышланган чарада Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары: Россиянең һәм Татарстанның атказанган, Татарстаннның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артистлары Раил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, Алмаз Сабирҗанов, Артур Шәйдуллин, Динә Закирова, артистлар Ирек Хафизов, Алмаз Борһанов һәм Салих Сәйдәшев музее өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова чыгыш ясады.