Бу көннәрдә Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар өчен Сабантуй бәйрәмнәре уза. Сабантуй – татар халкының иң күңелле милли бәйрәмнәренең берсе. Музей чарасы балаларны Сабантуйның тарихы һәм традицияләре белән таныштыра. Күп еллар дәвамында милләт тормышында яшәп килгән бу матур бәйрәм Г. Тукайның “Исемдә калганнар” (1909) әсәрендә дә сурәтләнә. Музей Сабантуе барышында балалар Г. Тукайның бу бәйрәм турындагы хатирәләре белән танышалар, үзләре дә төрле ярыш-уеннарда катнашалар. Кашыкка йомырка куеп йөгерү, чиләкләр белән су ташу, капчык киеп чабу, чүлмәк вату кебек уеннарда балалар аеруча теләп уйныйлар. Бәйрәм вакытында җыр-моң да яңгырый, балалар үзләренең башка осталыкларын да күрсәтәләр. Матур бәйрәм музейда әнә шулай шаулап-гөрләп уза.