20 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган ачык лекция оештырылды. Лекцияне  язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов укыды. Чарада Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева һәм университет студентлары катнашты.

Шагыйрь Ш. Бабич (1895-1919) – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләренең берсе. Аның беренче шигырьләре 1913 елда «Шура» һәм «Акмулла» журналларында басылып чыга, алга таба ул актив рәвештә «Аң», «Кармак» журналларында, «Хөр милләт», «Сүз», «Тормыш», «Ирек» газеталарында языша.  Шулай ук укытучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1919 елның мартында нибары егерме дүрт яшендә гомере фаҗигале рәвештә өзелә.

Үзе исән чагында Ш. Бабичның бер китабы гына дөнья күрә. 1922 елда язучы Г. Ибраһимов аның газета-журналларда басылган һәм кулъязма хәлендә сакланган әсәрләренең бер өлешен җыеп «Шигырьләр мәҗмугасы» исемле китабын бастыра. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен үз эченә алган басма 1990 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Бу китап шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнеп, сүз башы һәм фәнни-тарихи искәрмәләр, аңлатмалар белән тулыландырылган.

Ачык лекциядә язучы Г. Гыйльманов шагыйрь Ш.Бабичның тормышына караган кызыклы фактлар белән таныштырды, иҗатына бәя бирде.  Чарада Ш. Бабич белән бәйле материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Ул материаллар Г. Гыйльмановның шәхси архивында саклана.