2023 елның 19-29 декабрьләрендә Г. Тукай әдәби музеенда «Шүрәле белән Яңа ел» дип аталган музей бәйрәмнәре узды. Музей чарасы 4-12 яшьлек балалар өчен татар һәм рус телләрендә оештырылды.

Бәйрәм вакытында балалар музей залларында Шүрәле белән кызыклы квестта, Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәсендә күңелле уеннарда катнаштылар. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.